Җәмгыять һәм без

Сентябрь аенда мошенниклар Татарстан халкыннан ярты миллиард сум акча урлаган

Сентябрь аенда мошенниклар Татарстан халкыннан 533 миллион сум акча урлаган. Бу хакта бүген «Татар-информ»ның интернетта мошенниклык турындагы матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Җинаять эзләү идарәсенең мошенниклыкларны ачу бүлеге буенча аеруча мөһим эшләр буенча оператив вәкиле Радис Йосыпов сөйләде.

«Сентябрь аенда мошенниклар Татарстан халкыннан 533 миллион сум акча урлаган. Быелның тугыз аенда барлыгы өч миллиард 776 миллион сум акча урланган. 2 989 IT-җинаять буенча җинаять эшләре тикшерелде һәм судка җибәрелде, шуларның 271е дропперларга карата кузгатылды», – дип сөйләде Радис Йосыпов.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда урлау очраклары саны кимесә дә, зыян суммалары сизелерлек кимегән.

«Бу мошенникларның үз корбаннарыннан зур суммалар урлауны дәвам итүен күрсәтә», – дип өстәде ЭЭМ хезмәткәре.

Автор: Елена Фенина


Нет комментариев