“Апас-мол” агрофирмасында 1690 гектарда соя игелгән. Идрәз бүлекчәсендә 223 гектарда үстерелгән.
-Соя – кузаклы культура. Ул борчакка ошаган. Бер кузакта 3 орлыктан артмый. Ләкин үсемлек төбеннән үк кузак җибәрә башлый. Соя – ул аксым чыганагы. Аны быел беренче тапкыр орлыкка суктырабыз. Азык-төлекләргә, ит-сөт ризыкларына кушыла, катнаш азык составында да бар, - ди Идрәз бүлекчәсе агрономы Хамис абый Мөхәммәтов.
Соя берничә кырда үстерелгән. Игенче-механизаторлар Апас бистәсе янәшәсендәге 40 гектарлы кырда соңгы мәйданнарны җыялар. Уңышы гектарыннан уртача 15-16 центнер чыга.
-Соя басуларына вакытында киптерү-өлгертү сыекчасы сиптердек. Тиешле дымлылыкка килгәч эшне башладык. Аны суктырганда 15 процент дымлылык булырга тиеш. Тикшереп торабыз. Комбайннарның эш башлавы да дымлылыкка бәйле. Кич белән дә дымлылык арту белән эшне туктатырга туры килә, - ди Хамис абый.
Нет комментариев