Әти-әниләр баланың туу турындагы таныклыгының цифрлы күчермәсен «Макс» мессенджерында медицина хезмәтләре алганда, МФЦга барганда һәм мәдәни чараларда күрсәтә алачак.
«Цифрлы ID»ны куллануның тиешле очракларын Россия Хөкүмәте билгеләде, дип хәбәр иттеләр РФ Цифрлы үсеш министрлыгында. Документны электрон рәвештә билетлар сатып алганда, льготалы яки бушлай йөрүне рәсмиләштергәндә һәм транспортка утырганда кулланырга мөмкин булачак. Шулай ук ул ОМС буенча медицина ярдәме сораганда, музейларга, мәдәни-мәгърифәти һәм спорт чараларына барганда яраклы.
Моннан тыш, цифрлы таныклык льготалы шартларда билетлар сатып алырга һәм баланың шәхесен расларга кирәк булган башка хезмәтләрне алырга мөмкинлек бирәчәк. Документ турындагы мәгълүмат «Цифрлы ID» сервисының «Гаилә һәм балалар» бүлегендә бар. Шәхесне раслау өчен әти-әнигә QR-код күрсәтергә кирәк.
Яңа мөмкинлекләрдән оешмалар сервиска тоташкан саен кулланырга мөмкин булачак. Цифрлы үсеш министрлыгында ассызыкладылар: электрон версияне куллану ирекле булып кала, ә кәгазь туганлык турындагы таныклык үз көчендә кала.
Нет комментариев