Сәяхәтләр индивидуаль сәяхәтчеләргә дә, мәктәп төркемнәренә дә исәпләнгән.
Саратовтан Казанга һәм Йошкар-Олага тематик туристик поездлар 23 октябрьдә йөри башлаячак. Бу хакта РЖД хәбәр итә. Казанга сәяхәт программасына Свияжск утрау-шәһәре, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе, Иске-Татар бистәсе һәм Казан кирмәне территориясенә бару керәчәк.
Йошкар-Олада туристларга Воскресенск яр буен һәм Яңа-Покровски урамын зиярәт кылырга, шулай ук Йошка мәчесе һәйкәлен һәм Әкиятләр почмагын күрергә тәкъдим итәчәкләр. Поездлар составына купе һәм плацкарт вагоннары кертелгән.
Нет комментариев