Асия Хәйруллина исемендәге беренче Иделаръягы районнарында оешкан халык театрлары өчен узучы фестивальне Кайбыч халык театры дәвам итте.
(15 октябрь, “Апастово-информ”).
Алар жюри һәм тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" комедиясен күрсәтте. Спектакльне Апаслылар бик җылы кабул итте. Асия Хәйруллина исемендәге беренче театр фестивале 5 октябрьдән 3 декабрьгә кадәр дәвам итә. Фестиваль атаклы татар артисткасы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган артисты, Түбән Барыш авылында туып-үскән данлыклы якташыбыз Асия Хәйруллинаны искә алу, аның исемен мәңгеләштерү, театр сәнгатен үстерү, районара мәдәни мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан оештырыла.
Нет комментариев