Кызыл-Тау мәктәбенең агрокласс укучылары авыл хуҗалыгы өлкәсе эшчәнлеге белән танышканнар
Авыл хуҗалыгы

Кызыл-Тау мәктәбенең агрокласс укучылары авыл хуҗалыгы өлкәсе эшчәнлеге белән танышканнар

Укучылар Тутай авылында “Нур” хуҗалыгына экскурсиягә барганнар.

(14 октябрь, “Апастово-информ”).

Сәяхәт Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү атналыгы кысаларында оештырылган. Чараның максаты-балаларны авыл хуҗалыгындагы эшләр белән таныштыру һәм авыл хезмәтчәннәренең мөһим эш башкаруларын күрсәтү. Кызыл-Тау мәктәбенең агрокласс укучылары «Нур»хуҗалыгының  ындыр табагында булганнар, ашлыкны ничек саклауларын, киптерүләрен, чистартуларын һәм сортларга аеруларын караганнар.

“Хуҗалык хезмәткәрләре эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, ашлыкны ничек кабул итүләре, аның сыйфатын тикшерүләре, уңыш бозылмасын өчен температураны һәм дымлылыкны күзәтүләре хакында сөйләделәр. Механизатор техника белән ничек идарә итүен, оператор сортларга аеру җайланмасының ничек эшләвен, ә агроном ашлыкның сыйфатын ничек тикшерүен күрсәтте. Укучылар  кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Экскурсия балаларга авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән якыннан таныштырды һәм мәктәптәге белемнәрнең кайда кирәклеген күрергә ярдәм итте”, - дип хәбәр иттеләр Кызыл-Тау мәктәбеннән.


Нет комментариев