Җәмгыять һәм без

Россиядә бәрәңге бәясе төшкән

Россиядә бәрәңгенең уртача бәясе 11,6 процентка кимегән.

Сентябрьнең соңгы атнасында аның бер килограммы 49,8 сум торган. “Руспродсоюз” мәгълүматлары буенча, бәрәңге икенче ай рәттән бәясе иң нык төшкән азык-төлек продуктлары арасында беренче урында. Шулай ук кәбестә, суган, алма, кишер һәм чөгендер дә арзанайган.

Чыганак “Татар-информ”.


Нет комментариев