Чаллыда сапбордта йөзүче кеше Кама елгасында батып үлгән ир-атның гәүдәсен тапкан.
Ир-ат “Навигатор” балалар клубы янындагы пляждан Кече Шилнәгә таба йөзгәндә суда кеше аякларын күреп алган һәм 112 номерына хәбәр иткән. Коткаручылар 29 яшьлек ир-атның гәүдәсен ярдан 5 метр ераклыкта судан чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Чыганак “Татар-информ”.
Нет комментариев