Йөрәкләргә яра салган Әфган сугышы... 25 декабрь - Хәтер көне!
1979нчы елларда башланып киткән Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, яп-яшь егетләрнең язмышын астын-өскә китерде.
(25 декабрь, “Апастово-информ”).
“Бу көн безнең өчен хәтер көне. Алга таба да бер-беребезне югалтмыйча, бердәм булып яшик. Сәламәт булыйк!”, – дип теләкләрен җиткерә Апас һәм Кайбыч районнары хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе, ветеран-әфганчы Фәнис Зәйнуллин.
Әфган сугышында 10 ел эчендә барлыгы 15 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры һәлак булган.
Апас районыннан исә әлеге сугыш хәрәкәтләрендә 200дән артык егет катнашкан. Алар да бу афәтләрнең барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татып, батырлык күрсәткәннәр.
Чәчләренә чал төшсә дә бу егетләрне бүген дә сугышчан дуслык берләштерә. Алар бер-берсе белән аралашып, патриотлык үрнәге күрсәтеп яшиләр, махсус хәрби операциядәге егетләргә дә күтәренке рух өләшәләр, гуманитар ярдәм җыю эшендә дә актив катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев