Республиканың барлык территориясендә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык.
Федераль округ буенча РФ Дәүләт Думасына сайлауда катнашучылар саны Мәскәү вакыты белән 13:37кә 50 проценттан артып китте. Мондый мәгълүмат Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында бастырылган. IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм алар белән берләштерелгән кампанияләр 18 сентябрьдә башланып китте. Ил буенча барлыгы 20,7 мең депутат мандатын һәм сайланулы вазифаларны алмаштыру күздә тотыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-buenca-daulat-dumasyna-sailauda-katnasucylar-sany-50-procenttan-artyp-kitte-5929476
Нет комментариев