Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

Татарстанда барлык федераль һәм төбәк автомобиль юлларында хәрәкәт тулысынча торгызылган һәм чикләүләр бетерелгән

Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткән.

(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).




“Мәскәү вакыты белән 00.20 сәгатьтән Р239 трассасының Казан-Оренбург участогында (88+880 чакрым – 399+065 чакрым) йөк транспорты һәм автобуслар өчен хәрәкәт торгызылды.
03.15 сәгатьтән «Урал» М5 трассасының Самара өлкәсе чигеннән (1194+500 чакрым) Иске Богады торак пунктына кадәрге (1364+000 чакрым) участогында транспортның барлык төрләре өчен хәрәкәт ачылды. Юл хезмәтләре вазгыятьне мониторинглауны дәвам итә.
«Татар-информ» агентлыгы төбәк юлларында иминлекне тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы раслануы турында хәбәр иткән иде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын көчле буран сәбәпле үзләрен сакларга һәм юлларда игътибарлы булырга чакырды, - диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев