Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Рәсми төстә

«Халык инспекторы» — гади гражданнарга юлларда тәртип урнаштыруда катнашырга мөмкинлек бирә

Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында оператив рәвештә хәбәр юллый алалар.

(20 февраль, «Апастово-информ»)



Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев белдерүенчә, программага юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый: алар оператив рәвештә карала, кирәк булганда урынга чыгып тикшерелә һәм закон нигезендә чаралар күрелә.


“«Халык инспекторы» программасын кулану өчен иң элек кушымтаны кәрәзле телефонга урнаштырырга кирәк. Аннан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын видеога төшереп, кушымта аша юлларга мөмкин. Шөнысы мөһим: видео кагыйдә бозу вакытында төшерелергә, ә аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш”, - дип ассызыклады Район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Узган ел районда «Халык инспекторы» аша апаслылардан 3 хәбәр кабул ителгән. Хәбәрләрдә күбрәк каршы як полосага чыгып узу кебек кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев