«Ак Барс» бүген КХЛ регуляр чемпионаты матчында «Сочи»га каршы уйная. Казанлылар өчен бу очрашу агымдагы «регулярка»дагы соңгы өй уены булачак.
Татарстан башкаласында уен башлану Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатькә билгеләнгән.
«Сочи» Көнбатыш конференциянең һәм бөтен лиганың турнир таблицасын яба, 64 уенда 44 очко туплаган, шайбалар аермасы 134:222.
«Ак Барс» «Көнчыгыш»та өченче сызыкта урнашкан. 64 уеннан соң Әнвәр Гатиятуллин командасы 197:198 шайбалар аермасы белән 88 очко җыйган.
Нет комментариев