Апаслылар бердәм булып чаңгы юлына басты
Районда “Россия чаңгы эзе - 2026” массаккүләм чаңгы шуу ярышлары узды. Биредә барлыгы 130 кеше катнашты.
(21 февраль, “Апастово-информ”).
Спорт бәйрәмен район башлыгы Айрат Җиһаншин ачып җибәрде.
“Чаңгы - иң популяр һәм иң файдалы кышкы спорт төрләренең берсе. Ул бик зур әзерлек, тәвәккәллек таләп итә. Шунысы сөенечле - чаңгы сөючеләр районыбызда елдан-ел арта бара. Барыгызны да шундый матур һәм күңелле спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, күтәренке кәеф телим”, - диде ул.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та якташларын сәламләп, җылы сүзләрен җиткерде.
“Апаста спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә җитәрлек. Яңадан-яңа спорт биналарының калкып чыгуы - бик сөендерә. Шуңа күрә, яшьләр арасында киләчәктә чемпионнар үсәчәгендә шигем юк. Һәрчак шулай спорт җанлы һәм актив булып калыгыз, - диде якташыбыз.
Чаңгы шуу базасы иртәдән үк спорт сөючеләр белән гөрләп торды. Яшьләр, укучылар, оешма-предприятие хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы апа-абыйлар, гомумән, спортка битараф булмаган кешеләр һәммәсе чаңгыларын кыстырып, бәйгегә килде. Ярышлар бик мавыктыргыч, күңелле узды, һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
Призлы урыннар алуга ирешкән барлык җиңүчеләргә дә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев