Апаста әфганчылар кубогына ярышлар узды
Спорт

Апаста әфганчылар кубогына ярышлар узды

«Гран-Тау» футбол манежында өченче ел рәттән Апас районының Әфганстанда булган сугыш ветераннары Кубогына традицион мини-футбол турниры уза.

(16 февраль, “Апастово-информ”).



Быел да Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне алдыннан, ветеран-әфганчылар Идел аръягы зонасының яшь футболчыларын яңадан берләштерделәр.
“Апас, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан 4 команда кызыклы уен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә һәм иң яхшы уенчыларга кубоклар, грамоталар һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Спорт бәйрәме өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Геройларыбызны истә тотыйк!” – ди ярышны оештыручылар.


Нет комментариев