Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Апаста бәйрәм ярышлары узды

«Апас» универсаль спорт залында, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан волейбол буенча ярышлар узды.

(10 март, “Апастово-информ”). 

Биредә хатын-кызлар командалары катнашты. 3 команда көч сынашты һәм тамашачыларга чын спорт бәйрәме бүләк иттеләр.

“1 урында - Апас спорт мәктәбенең кызлар командасы, 2 урында - Каратун урта мәктәбеннән кызлар командасы, 3 урында - Биеш урта мәктәбенең кызлар командасы. Тренерлар-укытучылар Рәмис Гыйззәтов Рәмис, Ринат Шиәхмәтов, Зөфәр Нигъмәтҗанов”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.

Ярышлар вакытында ГТО нормативлары тапшыру мөмкинлеге дә булды. Уенчы хатын-кызлар һәм теләге булган спорт сөючеләр үзләрен сынап карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев