Апаста Бөтендөнья Волейбол көненә багышланган ярышлар узды
Спорт

Апаста Бөтендөнья Волейбол көненә багышланган ярышлар узды

“Апас” универсаль спорт залында волейбол уенын үз иткән егетләр көч сынашты.

(3 февраль, “Апастово-информ”).


Апаста 2008нче елгы һәм аннан да яшьрәк ир-егетләр арасында волейбол ярышлары оештырылды. Уеннарда Апас һәм Кайбыч районнары командалары катнашты. 
Ярышларның нәтиҗәләре буенча Апас спорт мәктәбе – беренче, Кайбыч районы командасы –икенче, Апас районы командасы – өченче, Кайбыч районының Федоровское мәктәбе командасы – дүртенче урынны яулады. 
Җиңүчеләргә Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бу хакта тренер-укытучы Ринат Шиәхмәтов хәбәр итте.


Нет комментариев