Апаста Изге Рамазан ае уңаеннан районара футбол ярышлары узды
Спорт

Апаста Изге Рамазан ае уңаеннан районара футбол ярышлары узды

Футбол турниры Апас районы мөхтәсибәте Кубогына оештырылды.

(19 февраль, “Апастово-информ”).



Изге Рамазан ае уңаеннан оештырылган футбол турнирында Апас, Буа һәм Кама Тамагы районнары көч сынашты. Уеннар чын бәйрәм төсен алып, мавыктыргыч һәм күңелле узды.
Нәтиҗәдә Буа командасы – Апас мөхтәсибәте Кубогына лаек булды, Апас командасы - икенче, Кама Тамагы - өченче урынны алды.
Бу хакта районның Апас районы мөхтәсибәте хәбәр итте.


Нет комментариев