Апаста район башлыгы Айрат Җиһаншин призларына зонакүләм көрәш ярышлары узды
Биредә 60тан артык яшь көрәшче бил алышты.
Район башлыгының традицион көрәш ярышлары быел да оешканлык белән үтте. Көрәшчеләр Апас, Кайбыч, Буа, Яшел Үзән, Чүпрәле районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килделәр.
Район башлыгы исеменнән көрәшчеләрне аның урынбасары Ленар Хантимиров сәләмләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин да яшь спортчыларга уңышлар теләде.
Ярышлар көне буе дәвам итте. Яшь батырлар келәмдә көчләрен, осталыкларын сынады.
Соңынннан бүләкләү тантанасы булды. Яшь үзенчәлекләре һәм 13 үлчәү категориясе буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев