Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Апаста Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы Нәбиулла Гыйззәтов истәлегенә чаңгы ярышлары үтте

Чаңгы ярышлары спорт бәйрәменә әверелеп, икенче тапкыр, тагын да киңрәк – төбәкара күләмдә оештырылды.

(19 февраль, “Апастово-информ”).



Чаңгы ярышлары Апас, Буа, Тәтеш һәм Чувашия республикасының яшь спортчыларын җыйды. Ярышларда мәктәп укучылары, 18-39 яшьлек райондашлар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк чаңгычылар катнашты. Иң яшь чаңгычы егет-кызлар да сер бирмәде.
Спортчылар һәм тамашачылар өчен матур җырлар яңгырады, кайнар чәйләр, өчпочмаклар тәкъдим ителде. Учакта тәмле плау пеште.
Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин, ярышларны оештыручы Рафаэль Зәйнетдинов, чаңгы шуу остасы, Рәсәй Федерациясе, СССР спорт мастеры, ветераннар арасында дөнья призеры, якташыбыз Мансур Әхмәдиев сәламләп, уңышлар теләделәр.
“Икенче ел Рафаэль Зәйнетдинов ярдәме белән хөрмәтле шәхесебезне, бик күп райондашларга тормышка юл күрсәткән Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы Нәбиулла Гыйззәтовны искә алабыз. Шунысы сөенечле, быел чаңгы ярышлары төбәкара күләмдә оештырылып, күрше районнарның һәм Чувашия республикасының спортчыларын да җәлеп итте. Безнең белән булганыгыз, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт яклы булганыгыз өчен бик шатбыз. Барыгызга да уңышлар насыйп булсын”, - дип теләде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Ярышларда иң җитезләр уңыш яулады. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм Грамоталар тапшырылды.
Ярышларның нәтиҗәләре «ГТО» комплексы исәбенә кертелеп, катнашучыларга үз көчләрен сынап кына калмыйча, аерымлык билгесе нормативларын да үтәргә мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев