Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чирмешән авылында Батыр егетләр истәлегенә чаңгы ярышлары узды

Быел өченче ел махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрне искә алып олысы-кечесе чаңгыга басты.

Ярышлар башланыр алдыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлык” җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин һәм башка җитәкчеләр Чирмешән егете Ранис Камалиевны искә алып Мемориал почмакка чәчәкләр салдылар. Ранис Камалиевның әти-әнисенә, тормыш иптәшенә һәм улына изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

“Апас якташлык” җәмгыяте тарафыннан Марат Нуриев күчтәнәч-пакетлар һәм улы Исламга футбол тубы, мәктәпкә барганда уку әсбаплары алыр өчен Сертификат тапшырды. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыюда, әлеге патриотик чараны оештыруда актив булган райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарага килгән халыкны район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас якташлык” җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев сәламләде.

“Әлеге чара ике ел рәттән Чирмешән авылы һәм мәктәбе кысаларында гына уза килде. Быел киңрәк итеп барлык райондашлар һәм мәктәпләр катнашында узды. Бу гади чаңгы ярышы түгел, ә Илебез өчен башларын салган егетләребез истәлеге. Килгәнегез, катнашканыгыз өчен рәхмәт”, - диде район башлыгы.

Мәктәп каршындагы мәйданда солдат боткасы пеште, һәрбер кеше тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйланды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Татарстанның халык артисты Илсур Сафин матур җырлары белән чарага ямь өстәделәр.

Ярышлар да бик кызу барды. Укучылар белән бергә олы яшьтәге абыйлар да чаңгыга бастылар.

Җиңүчеләргә “Апас якташлык” җәмгыяте тарафыннан Дипломнар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев