Зур Күккүздә батырлар истәлегенә чаңгы ярышлары узды
Зур Күккүз авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдаш егетләре Хафизов Илфар, Зәйнетдинов Альфред, Әскәров Динар истәлегенә районкүләм чаңгы ярышлары узды.
"Ярышны оештыруда башлап йөрүче Зур Күккүз урта мәктәбенең элеккеге укучысы Юсупова (Гобәйдуллина) Резидә Шәһит кызы ярышны оештыру өчен фонд булдырды. Авылдашлар, яшьләр барысы бердәм булып әлеге фондка үзләреннән өлеш керттеләр. Районыбыз мәктәпләреннән килгән, призлы урыннар алучы укучылар акчалата бүләкләр, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Җиңүче командага билгеләнгән махсус бүләккә Зур Күккүз урта мәктәбе командасы лаек булды. Ярышка килүчеләр кайнар ботка, коймак, мәтрүшкәле кайнар чәй белән сыйланды. Ярышны оештыруда өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез", - ди Зур Күккүз мәктәбе укытучысы Фәнзилә Миңнуллина. Ярышта махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Гобәйдуллин, Альберт Гыйззәтуллин, Алексей Романов, һәлак булучыларның әти-әниләре, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин да катнашты.
Стартка 2008-2016 елгы укучылар басты. Катнашучылар 1 һәм 2 чакрым озынлыктагы дистанцияләрне үттеләр. Барлыгы 30 призлы урын билгеләнде.
Ярышларны биредә яшәүче Резидә Йосыпова үзенең ветеран абыйсы һәм аның хезмәттәшләре белән оештырды. Чаңгы трассасы район хакимияте ярдәме белән әзерләнде. Чараның төп иганәчесе - Казан дәүләт консерваториясенең куркынычсызлык һәм гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Альберт Гыйззәтуллин булды.
"Элек мондый ярышлар бездә бик тантаналы узды, мин үзем дә аларда катнаштым. Вакытлар узу белән чаңгы спорты онытыла башлады, һәм без бу традицияне яңартырга булдык. Инде өченче ел рәттән ярышлар үткәрәбез һәм аларны СВОда һәлак булганнарга, шул исәптән якташларыбызга, сыйныфташларыма багышларга булдык. Минем идеяне махсус хәрби операциядә булган абый һәм аның хезмәттәшләре хуплады", - ди Резидә Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев