Буада алты егетны хулиганлыкта гаепле дип таныдылар. Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2025 елның октябрендә ветеринария техникумы янында егетләр «Лада»ның 10 нчы модель машинасы салонында утырган кешеләргә һөҗүм иткән. Хулиганнар аларны кыйнаган, борыч баллончыгын кулланган.
Гаепләнүчеләрнең берсенә өч ел өч ай иректән мәхрүм итү җәзасы бирелде, калганнарына — бер ел яртыдан бер ел ун айга кадәр срок бирелде. Хөкем ителүчеләр җәзаны гомуми режимлы колониядә үтәячәк.
Нет комментариев