Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас мәктәбе укучылары районның баш юл инспекторы белән иминлек кагыйдәләре турында сөйләште

Апас мәктәбендә «Игътибар, балалар!” кисәтү чарасы кысаларында, гомуммәктәп линейкасы узды.

(2 июнь, “Апастово-информ”).



Җәйге каникуллар алдыннан узучы әлеге чарада районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев катнашты. Ул укучылар белән әңгәмә уздырды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кабат исләренә төшерде, яктылыкны кире кайтаручы элементларга өстенлек бирергә чакырды.


Велосипедлар белән идарә итү кагыйдәләренә һәм гироскутерлар, моноколеслар кебек шәхси мобильлек чараларына аерым игътибар бирде.


Әңгәмә ахырында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча уздырылган чараларда, акцияләрдә актив катнашкан өчен ЮИД отряды активистларын Дипломнар белән бүләкләде.

“Юлларда сак булыгыз! Үзегезне саклагыз, якыннарыгызны борчуга салмагыз. Барыгыз да исән-имин яңа уку елын каршыларга язсын”, - диде Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев