Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апас мәктәбенең яшь юл сакчылары “Бала – төп пассажир” акциясенә кушылды

Апас урта мәктәбе укучылары иртәнге сәгатьләрдә «Игътибар, балалар!» кисәтү чарасын уздырды.

(6 сентябрь, “Апастово-информ”).



Россия Эчке эшләр министрлыгының Апас районы буенча Дәүләт автоинспекциясе, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе хезмәткәрләре Апас урта мәктәбенең ЮИД отряды һәм “Беренчеләр” хәрәкәте белән берлектә "Бала - баш пассажир" акциясен үткәрделәр.

Акция барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобильләрдә балаларны махсус утыргычларда йөртүенә һәм балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык каешларын куллануларына игътибар бирделәр. "Светорик" хәрәкәтенең яшь инспекторлары ата-аналарга балалар тоткарлау җайланмаларын автомобиль салонында йөрткәндә куллану кирәклеген искәрттеләр. Акциядә катнашучыларга истәлекләр һәм яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев