Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаслылар дәүләт пошлинасын дәүләт хезмәтләре аша түли ала

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, дәүләт пошлинасын электрон рәвештә түләргә мөмкин.


Әлеге сервис ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында эшли. Әлеге хезмәт дәүләт пошлинасын тиз һәм комиссиясез түләргә ярдәм итә. Әлеге сервистан файдалану өчен, дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк.

“Авто Дәүләт Хезмәтләре” мобиль кушымтасы 2021нче елдан бирле эшли. Бүгенге көндә кушымта ярдәмендә юл-транспорт һәлакәтләрен евроберкетмә процедурасы ярдәмендә онлайн-рәсмиләштерү мөмкин, монда автомобильне тикшерү сервисы бар, транспорт чарасын теркәү һәм машина йөртү таныклыгын алыштыру, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны түләү һәм шикаять белдерү мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев