Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаслыларга самокатларда йөргәндә сак булу киңәш ителә

ЮХИДИ хезмәткәрләре электр самокатларында йөргәндә җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләргә таянырга киңәш итә.

“Әлеге җайланмаларда йөргәндә куркынычсызлык шлемын, терсәк һәм тезләрне саклаучы махсус чараларны киегез. Алар егылу вакытында баланы саклап кала. Моннан тыш, шуны истә тотарга кирәк: заманча транспорт чаралары шәхси актив ял итү өчен каралган. Сигвей, гироскутер, моноколесо һәм электр самокатларын машиналар йөри торган юлда куллану тыела”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Дәүләт автомобиль инспекциясе тәкъдим итә: электр самокатларында һәм башка шундый транспорт чараларында йөрү өчен яраклы мәйданчык сайларга; сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, тирә-юньдәгеләргә комачауламаска; хәрәкәт курсы буенча әйләнә-тирәне күзәтергә, кесә телефоны яки башка гаджетлардан файдаланмаска, музыка тыңламаска; куркынычсыз тизлекне сакларга, үз куркынычсызлыгыгызны күзәтергә, транспортны кисәк туктатмаска; бәрелү һәм аның белән бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен кешеләрдән, төрле киртә һәм объектлардан ераграк торырга; караңгы һәм тар, самокатта йөрү өчен комачаулаучы әйберләр күп булган урыннарда йөрмәскә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев