Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апасның юл сакчылары велосипед, скутер һәм мопедта йөргәндә сак булырга өнди

Велосипед, скутер һәм мопед белән юлда йөрүчеләр еш очрый. Аларга да юл кагыйдәләрен үтәү мөһим.

(29 май, “Апастово-информ”).



“Алар маневрларны да күбрәк ясыйлар, зур тизлеккә дә ия, шул ук вакытта бәрелгән очракта саклану чаралары да юк. Шуңа күрә мопед, скутер һәм велосипедлар юлда иң зур куркыныч тудыручылар булып санала. Әлеге транспорт чаралары белән юлга чыкканда аеруча сак булырга, әти-әниләргә дә балаларны юлга чыгарып җибәргәндә кат-кат уйларга кирәк”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Мопед яки скутер белән идарә иткәндә түбәндәгеләрнең үтәлүе шарт:
- Бу төр транспортларга 16 яше тулганнар гына утыра ала.
- Мопед һәм скутерда трассага чыкканда юл уртасыннан барырга ярамый. Кагыйдә нигезендә, мондый транспортлар юл читеннән генә хәрәкәт итәргә тиешләр.
- Мопедта яки скутерда барганда фараның якыннан күрсәтә торган уты янарга тиеш.
- Транспорт чарасында йөртүченең дә, пассажирның шлем киюе һәм аның эләктерелгән булуы мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев