ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста 1 автобус шоферы җәза алган

Районда «Автобус» операциясе дәвам итә. Ул 3 майга кадәр барачак.

(27 апрель, “Апастово-информ”).


Әлеге вакыт эчендә барлык төр автобуслар да тикшереләчәк. Бигрәк тә балаларны йөртүче автобусларга зур игътибар биреләчәк.

- “Автобус йөртүчеләрнең документларын, рейска чыгарга рөхсәт бирүче таләпләрнең үтәлешен, машинаның техник яктан төзеклеген тикшерәчәкбез. Кисәтү операциясе вакытында куркынычсызлык каешын эләктермәгән балалар автобусы шоферына беркетмә төзелде, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев