Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста 3 шофер суд каршына баскан

Салмыш килеш руль артына утырган өчен суд каршына басучылар һаман да очрап тора.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).




Район җәмәгать суды салмыш килеш руль артына утырган тагын 3 машина йөртүчегә җәза биргән. Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, бу юлы суд каршында Ш.И.Т, Х.Р.Р, Х.Д.А. җавап биргән.


Руль артына салмыш килеш утырган машина йөртүчеләр үз гаепләрен танып, үкенүләрен белдерсәләр дә, җәмәгать суды аларны гаепле дип тапкан һәм 30 мең сум күләмендә штраф билгеләгән, шулай ук 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм иткән. Юллар саклык сорый, көзге юллар тагын да игътибар таләп итә. Тормышларны кара таплар белән чуарламасак иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев