ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста «Автобус» операциясе дәвам итә

Кисәтү чарасы кысаларында рейдлар уза һәм аларда төп игътибар пассажирлар ташучы транспортларга бирелә.

(30 апрель, "Апастово-информ").

 

"Техник карау узмаган автобус шоферы белән очраштык. Аңа беркетмә төзелде. 2 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Шоферлар үзләренең кеше гомере өчен җаваплы булуларын онытмасыннар иде", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

 

Операция 3 майга кадәр дәвам итә.


Нет комментариев