Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер шофер кабат хаталанды

ЮХИДИ хезмәткәрләре иртәнге сәгать 4тә Апас-Тәтеш юлында салмыш шофер белән очрашкан.

(9 август, “Апастово-информ”).


Ул бер тапкыр правасыз калып та, руль артына кабат исерткечләр кулланган хәлдә утырган.

-Правасын алдыручы рульгә утырган килеш икенче мәртәбә эләксә, аңа 50-100 мең сум күләмендә штраф салалар яки 150–200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем итәләр. Шулай ук җинаять җаваплылыгы да яный. Җинаятьләр кодексына 264.3 маддәсе кертелде. Транспорт белән идарә итү хокукы алынып, моның өчен административ җәзага тартылган йөртүчеләрнең кабат рульгә утыруы ачыкланса, 150–200 мең сум күләмендә штраф салачаклар, 360 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем итәчәкләр. Әле бер елга иректән мәхрүм ителү куркынычы да бар. Суд нинди генә карар чыгарса да, йөртүче хөкем ителгән кеше булып саналачак. Берничә мәртәбә рульдә исерек килеш эләккән кешегә машинасыз калу куркынычы яный. Андыйлар өчен конфискация җәзасы каралган, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев