Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста бер шофер өчен атна уңышсыз тәмамланган

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, салмыш килеш руль артына утыручы шоферлар нинди куркыныч тудыруларын аңлап бетерми.

(28 июль, “Апастово-информ”).


Апаста җәйге төндә салмыш ир-ат шәхси машинасына утырып юлга чыккан. Әллә таләп-кагыйдәләрне оныткан, әллә исерткечләр кулланганын... Ләкин бу көнне тиз генә оныта алмас инде. Чөнки шоферга 30 мең сум штраф һәм 1,5 ел җәяү йөрү куркынычы яный.


“Иң күп һәлакәтләр салмыш шоферлар аркасында ясала. Аларның игътибарлары кими, юл кагыйдәләрен дә санга сукмый башлыйлар. Юлда аек акыл белән идарә иткәндә дә көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Салмыш шофер икеләтә куркыныч тудыра”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев