Апаста чираттагы “Тоннель” салмыш шоферларны ачыклый
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста чираттагы “Тоннель” салмыш шоферларны ачыклый

Апаста ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләрен берләштергән чираттагы рейд 27 октябрьдә Свияжный бистәсендә узачак.

(27 октябрь, “Апастово-информ”).



16.30-18.30 сәгатьләрдә юлга чыккан шоферлар барысы да игътибар үзәгендә булачак.

“Төп игътибар салмыш килеш руль артына утырып юлга чыккан шоферларга юнәлтелә. Шулай ук штрафларын вакытында түләргә яратмаучылар да күз уңында булачак”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.


Нет комментариев