Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Куркынычсыз юл кичүе” акциясе узды

Акция машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәүләрен, шулай ук җәяүлеләрнең тиешле булмаган урыннарда юлны аркылы чыгуларын кисәтү максатыннан оештырыла.


(6 сентябрь, “Апастово-информ”).


Районда "Игътибар, балалар! кисәтү айлыгы кысаларында кисәтү чаралары уза. Кызыл армия урамындагы җәяүлеләр кичүендә, районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе, ЮИД отряды һәм «Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең беренче сыйныф укучылары белән иртәнге рейд үтте. Әлеге чара юл хәрәкәтендә яшь катнашучыларның үз-үзләрен тотыш культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Акция барышында кечкенәләрне юлны куркынычсыз үтү кагыйдәләре белән таныштырдылар һәм яктылык кайтаручы элементларның максаты турында сөйләделәр. Аннан, юл инспекторы белән берлектә, машина йөртүчеләргә билгеләнгән күчү зонасында юл аша чыгып, күнекмәләр уздылар. Шулай итеп, җәяүлеләргә үз үрнәкләре белән куркынычсыз күчү өчен кирәкле эш итү алгоритмын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев