Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста “Мотоцикл” кисәтү атналыгы башлана

7-13 август көннәрендә республикада “Мотоцикл” акциясе үтә.

(7 август, “Апастово-информ”).


Әлеге чара мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау, кисәтү эшләре алып бару максатыннан уза.
“Мотоциклда йөрүчеләр күп. Куркыныч торанспорт чарасында олыларны да, яшьләрне дә, хәтта балаларны да очратырга була. Тиешенчә теркәлмәгән мототехниканы ачыклауга аеруча игътибар биреләчәк. Шулай ук яше җитми руль артына утыручылар, йөртү хокукы булмыйча җилдерүчеләр – бар да игътибар үзәгендә булачак”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, соңгы бер атнада мотоциклда йөрүче 2 райондашыбызга беркетмә төзелгән. Алар юлда йөрү кагыйдәләрен бозган.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/close-up-old-motorcycle-high-angle_10515652.htm#query=мотоцикл&position=12&from_view=search&track=sph

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев