ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда каралтылган тәрәзәле транспорт ияләрен ачыклау буенча рейдлар уза.
Машина тәрәзәләре тиешле таләпләргә туры киләме? Ул юлда куркыныч тудырмыймы?
Рейд вакытында төп игътибар машина тәрәзәләренә бирелә.
"Соңгы тикшерүләр нәтиҗәсендә 2 шоферга беркетмә төзергә туры килде. Әлеге кагыйдә очрагында бер тапкыр гына штраф белән котылып була. Кабат эләккән очракта, административ кулга алу каралган", - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев