ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда каралтылган тәрәзәле транспорт ияләрен ачыклау буенча рейдлар уза. Чираттагы «Тоннель» операциясе дә әлеге кагыйдәне бозучыларга юнәлтелде.
(29 июль, "Апастово-информ").
Машина тәрәзәләре тиешле таләпләргә туры киләме? Ул юлда куркыныч тудырмыймы?
Рейд вакытында төп игътибар машина тәрәзәләренә бирелә.
"Соңгы тикшерүләр нәтиҗәсендә 2 шоферга беркетмә төзергә туры килде. Әлеге кагыйдә очрагында бер тапкыр гына штраф белән котылып була. Кабат эләккән очракта, административ кулга алу каралган", - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Нет комментариев