Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Апаста хатын-кызлар катнашында юл һәлакәтләре арткан

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы көннәрдә хатын-кыз шоферлар катнашында 3 юл һәлакәте теркәлгән. Төп сәбәп – хатын-кыз шоферларның машина белән артка чигенгәндә игътибарсызлыгы.

(2 июнь, “Апастово-информ”).


Район үзәгендә сәүдә нокталары янында шундый 3 очрак теркәлгән. Машиналарга җиңелчә зыян килгән.
“Руль утырдыңмы, саклык һәм игътибар таләп ителә. Шоферларга кагыйдәләр бердәй. Шулай ук телефоннан сөйләшеп, игътибарны югалтучылар бар. Транспорт белән идарә иткәндә төп игътибар юлда булсын иде”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев