Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Каратун мәктәбе нәниләре “Игътибар, балалар” акциясенә кушылды

«Игътибар, балалар!» Бөтенроссия акциясе кысаларында, «Каратун мәктәбенең 1 “А” класс укучылары өчен районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Айрат Әминов юл кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрде.

(15 сентябрь, “Апастово-информ”). 
 



Ул балаларга юлны ничек дөрес үтәргә, юл билгеләре нинди була, шулай ук ни өчен юл кырыенда уйнарга ярамый икәнлеге турында сөйләде. Балалар белән юлда ваемсызлык нәрсәгә китерергә мөмкин икәне турында төрле ситуацияләр каралды. Дәрес тәмамлангач, укучыларга: ата-аналар ярдәмендә өйдә үзләренең куркынычсыз маршрутын «өй-мәктәп-өй» ясарга йөкләмә бирелә. Аларның һәркайсы шул юлдан мәктәпкә бара һәм кайта. 
ЮХИДИ инспекторы белән очрашу балалар өчен файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев