Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Каратун мәктәбе укучылары юл иминлеге хакында сөйләште

Каратун мәктәбендә районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәв һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе территориаль идарәсе Буа бүлеге җитәкчесе Сиринә Мурзакова кунак булды. Алар юл иминлегенә багышланган кичәдә катнашты.

(25 сентябрь, “Апастово-информ”).


Кунаклар кече яшьтәге балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында сөйләделәр һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында искә төшерделәр.

Алар шулай ук юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында видеофильм карадылар. Балалар бүләксез дә калмады, кунаклар беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр - яктылык кайтара торган элмәкләр бүләк иттеләр.
Каратун мәктәбендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атнасы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев