Әлеге сайтта ярдәм чаралары һәм аларны алу тәртипләре турында тулы мәгълүмат бирелгән.
(7 ноябрь, “Апастово-информ”).
Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта билгеләп узганча, әлеге сайтта махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре үзләренә кирәкле мәгълүматны тиз арада табып алачак. Сорауларын исә Телеграм-каналда булдырылган «Үзебезнекеләр турында кайгырту» республика чат-ботында калдыру мөмкин булачак.
Нет комментариев