Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Районда “Көзге каникуллар” акциясе уза

Республикакүләм акция балалар катнашында килеп чыга торган бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан уздырыла.

(29 октябрь, “Апастово-информ”). 
 



“Көзге каникуллар” акциясе 25 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итә. 
Районның ЮХИДИ бүлегеннән белдерүләренчә, оператив кисәтү чаралары вакытында җәяүле һәм пассажир балалар игътибарга алына. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче яшь җәяүлеләргә карата таләпләрдә катгый булачак. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә юлларга чыгып, кисәтүләр алып барачаклар. 
“Хәзер көннәр кыскара. Кичке караңгылык күзне алдарга мөмкин. Өстәвенә, кар-яңгыр явып үтүе, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал. Шуның өчен юл хәрәкәтендә катнашучы һәрбер кешедән аеруча игътибарлы һәм сак булуларын, өс киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булдыруны сорыйбыз. Көзге каникуллар чорында балаларга аеруча игътибарны арттыру мөһим”, - дип белдерде районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев. 
Агымда елның 9 аенда республика юлларында балалар катнашында 347 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 11 баланың гомере өзелгән, 361е төрле имгәнүләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев