Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
ЮХИДИ хәбәр итә

Районның ЮХИДИ инспекторлары эссе көннәрдә машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга киңәш итә

ЮХИДИ инспекторлары искәртүенчә, эсселек хәлне алырга, якты кояш күзне чагылдырырга мөмкин.

(16 август, “Апастово-информ”).


Юл сакчылары машина йөртүчегә юлга чыгар алдыннан иң элек автомобиль тәрәзәләрен төшереп, салонны җилләтергә, шуннан соң гына кондиционерны кабызырга киңәш итә. Эссе вакытта кул астында һәрвакытта су булырга тиешлеген, аны җитәрлек күләмдә кулланырга кирәклеген искәртә.

“Тизлек режимын күзәтегез һәм маневрларда бик игътибарлы булыгыз. Якты кояш күзне чагылдырырга, эсселек хәлне алырга мөмкин. Машина эчендә балаларны үзләрен генә калдыру катгый тыела”, - ди районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

 

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев