ЮХИДИ хәбәр итә

Салмыш машина йөртүченең акланырга хакы юк

Районда салмыш шоферлар суд каршына баса

(5 май, «Апастово-информ»).


Район башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итүенчә, районның җәмәгать судында апрель аенда салмыш килеш руль артына утырып, юл сакчылары тарафыннан тоткарланган 2 кешенең эше каралган.


“Соңгы көннәрдә җәмәгать суды тарафыннан әлеге машина йөртүчеләргә карата карар чыгарылган. Машина йөртүчеләр А.М.Н, А.Р.М. ялгыш гамәлләре өчен җитди җавап биреп, катгый җәза да алганнар”, - диелә хәбәрдә.


Нет комментариев