Татарстанның Сарман районында булган юл һәлакәтендә дүрт кеше, шул исәптән бала, һәлак булган.
Куркыныч авария Яр Чаллы – Сарман трассасының 30 нчы километрында, Шигай авылы янында булган, анда Volvo йөк машинасы һәм «Лада Икс Рей» җиңел машинасы бәрелгән.
«Татар-информ»га билгеле булганча, җиңел машинада 5 кеше булган. 13 яшьлек кызны Чаллының БСМПсына китергәннәр, баланың хәле авыр дип бәяләнә. Алдан мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы полосага чыккан, аннары бәрелү булган.
Бу фаҗига буенча прокуратура тикшерү үткәрә. Вакыйга урынына Сарман районы прокуроры Алексей Панишев килгән.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/rebenok-i-troe-vzroslyx-pogibli-v-strasnom-dtp-s-legkovuskoi-i-gruzovikom-v-rt-6048032
Нет комментариев