Иртәгә кунакка бармагыз!
Җәмгыять һәм без

Иртәгә кунакка бармагыз!

Талашудан да сак булыгыз. 17 сентябрьгә бәйле сынамышларга игътибар итәбезме?

17 сентябрьдә нәрсә эшләргә кирәк?

Борынгылар бу көнне бакчада сәнәк белән эшләргә тырышканнар. Гаиләгә зыян китерердәй явыз көчләрне куар өчен сәнәк белән печән кузгату хәерле саналган. Өйдә суган бәйләмнәре элгәннәр. Алар да явыз рухларны куа, дип ышанганнар. 17 сентябрьдә эчке тавышыгызга колак салырга, интуициягезгә ышанырга киңәш ителә.

17 сентябрьдә нәрсә эшләргә ярамый?

Бу көнне кемгә дә булса акча бирергә, хәтта хәерчеләргә дә сәдака бирергә ярамый, дип ышанганнар. Имеш, явыз көчләр еш кына аларның кыяфәтенә керә икән. Шул сәбәпле теләнчеләрнең күзләренә карарга да ярамаган: акча белән дә, эштә дә проблемалар килеп чыгарга мөмкин, дип санаганнар. 17 сентябрьдә халык күп булган урыннарга йөрергә, шулай ук кунакка барырга һәм кунак чакырырга ярамый, имеш. Күз тидерергә яки бозым ясарга мөмкиннәр, дип ышанганнар. Иртәгә талашмаска һәм мөнәсәбәтләрне ачыкламаска кирәк, бигрәк тә үзе җәнҗал чыгарырга тырышучылар белән.

17 сентябрьдә һава торышына бәйле халык сынамышлары:

 Имәннәрдә чикләвекләр күп булса – Яңа ел чорында күп кар көтелә. Болытлар бер-берсе өстендә берничә ярус булып йөзсә – һава торышы алмашынучан була. 17 сентябрьдә көн ямьсез һәм яңгырлы булса – көз коры булачак. Урмандагы кырмыска оялары зур булса – кышын көчле салкыннар көтелә. Миләш күп булса – салкын кыш киләчәк, дип ышанганнар.

16 сентябрьдән 17 сентябрьгә каршы төндә кергән төшләр чынга аша, дигән ышану да булган.

 

Автор:Ләйсән Якупова

фото: Апастово-информ

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2026-09-16/irt-g-kunakka-barmagyz-4814099


Нет комментариев