Җәмгыять һәм без

Казан зооботбакчасы өчен жирафлар белән йөк самолеты 16 сентябрьдә Казанга очачак

Бу хакта Казанның Туризмны үстерү комитеты рәисе Александр Шавлиашвили үзе җитәкләгән оешманың Телеграм-каналында бастырылган видеода сөйләде.

«Менә алар. Бу нәкъ безнең жирафлар. Алар белән иртәгә йөк самолетында өебезгә очабыз», – дип аңлатты ТР башкаласының Туризм комитеты башлыгы (видеода ул жирафлар белән бергә төшерелгән).

Кичә Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең зооботбакчага жирафларны җиткерү буенча «финиш турында» икәнен хәбәр итте.


Нет комментариев