Җәмгыять һәм без

Көч структуралары хезмәткәрләре Казан янында нарколабораторияне япкан, 1,7 кг клефедрон алынган

Аеруча зур күләмдә наркотиклар җитештерүдә һәм сатуда шикләнелү буенча Казанда яшәүче 30 яшьлек һәм Татарстанның Яшел Үзән районында яшәүче 29 яшьлек ир-ат тоткарланган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, шикләнелүчеләр Казан шәһәре янында яшерен нарколаборатория оештырган. Тыелган матдәләрне алар Яшел Үзән һәм Биектау районнарында сатарга ниятләгәннәр.

Тентү вакытында шикләнелүчеләрдән 1,7 кг клефедрон алганнар. Моннан тыш, идән асты лабораториясендә 70 литр прекурсорлар, химик реактивлар, лаборатория җиһазлары һәм төрү материалы булган. Ирләрне сак астына алганнар.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев