Казанда правасыз скутер йөрткән егетне җәзаладылар
ЮХИДИ хәбәр итә

Казанда правасыз скутер йөрткән егетне җәзаладылар

Казанда 20 яшьлек скутер йөртүчесен правасыз йөргән өчен җаваплылыкка тарттылар. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре Чистай урамында документларны тикшерү өчен скутер йөртүчене туктаттылар. Әмма ачыкланганча, егетнең йөртүче таныклыгы булмаган.

Хокук бозучыга карата административ материал төзелде. Скутер штрафлар төпләү урынына куелды.


Нет комментариев